САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда +27 градус җылы, урыны белән яңгыр көтелә

Бүген, 13 майда, Татарстанда җылы, ләкин үзгәрмәчә һава шартлары көтелә. Төнлә барлык районнарда да явым-төшем булса, көндез урыны белән генә яңгыр явачак. Һава температурасы төннән соң сизелерлек күтәрелә, дип яза «Татар-информ» МА.

Республикада күбесенчә аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил искән, кайбер урыннарда исә аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез термометрлар +18..+23 градусны күрсәтә, көнчыгышта һава +27 градуска кадәр җылыначак. Казанда температура +20..+22 градус тирәсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев