Татарстанда 2,2 миллион тонна бодайның сыйфатын тикшерәчәкләр
2026 елда Татарстан аграрийлары йомшак һәм каты бодайның сыйфатын ачыклау буенча чираттагы дәүләт мониторингында катнашачак.
«АПК хезмәт күрсәтү үзәге» (ЦОК АПК) белгечләре республика буенча якынча 2,2 миллион тонна бодайны тикшерергә планлаштыра. Татарстанның барлык 43 муниципаль районында 5 меңнән артык үрнәк алыначак һәм 96 меңгә якын лаборатор тикшерү үткәреләчәк. Мониторингта катнашу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр өчен мәҗбүри, әмма барлык эшләр федераль бюджет исәбеннән бушлай башкарылачак. Чара июнь аенда башланып, урак кампаниясе тәмамланганчы, ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«АПК хезмәт күрсәтү үзәге» директоры Руслан Хәсәнов билгеләп үткәнчә, мондый күзәтү уңышның сыйфатына объектив бәя бирергә мөмкинлек бирә. Бу фермерларга продукцияне классларга дөрес бүлергә һәм финанс югалтуларын булдырмаска ярдәм итә, ә дәүләт өчен азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Белгечләр бодайны дымлылыгы, аксым һәм клейковина күләме, пычраклык дәрәҗәсе һәм корткычлар юклыгы буенча җентекләп тикшерәчәк. Быел тикшерүгә гаризалар «Зерно» ФГИС системасы аша бирелә: уңыш турында мәгълүмат кертелгәч, гариза автоматик рәвештә тиешле оешмага юлланачак. Урак башланыр алдыннан аграрийларга мәгълүмат системаларындагы белешмәләрне барларга һәм җыелган иген партияләре турындагы мәгълүматны вакытында кертергә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев