Татарстанда 1742 елгы мәчете яңа тормыш ала
Киләсе елда Татарстанда ике борынгы гыйбадәтханә реставрациядән соң ачылачак. Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты традиция буенча ел саен бер мәчет һәм бер чиркәүне төзекләндереп тапшыра. Бу хакта комитет рәисе урынбасары Наталья Прохорова белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.
Киләсе елда реставрация эшләре тәмамланачак объектлар:
- Әсән-Елга авылы мәчете (Кукмара районы) — 1742 елда төзелгән. Бу — Татарстанда сакланган иң борынгы агач мәчетләрнең берсе.
- Олы Фролово авылы чиркәве (Буа районы) — 1780 елларда төзелгән. Республикадагы иң борынгы һәм иң зур агач гыйбадәтханәләрнең берсе.
Ике объект та агач төзелеш сәнгате һәйкәлләре булып тора. Чиркәүне реставрацияләү эшләре быел яз көне башланган булса, мәчеттә эшләр июнь аенда башлап җибәрелгән.
Комитет вәкиле искәрткәнчә, быел республикада Айбаш мәчете һәм Югары Баграж храмы төзекләндерелеп тапшырылган иде. Киләсе елда бу традиция дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев