Җәмгыять

Татарстанда 17 майда температура +32 градуска кадәр җылыта

Якшәмбе, 17 майда, Татарстанда үзгәрүчән болытлылык көтелә. Җитди явым-төшем булмаячак. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда 13 метрга җитәргә мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.

Төнлә һава +12…+17 градуска кадәр җылынган. Көндез температура +27…+32 градуска күтәреләчәк.

Казанда да үзгәрүчән болытлылык, явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан – 4-9 метр. Башкалада көндез максималь температура +28…+30 градус булачак.

Районда да шундый һава торышы көтелә. 


Нет комментариев