Татарстанда 15 декабрьдән «Чыршы» операциясе башлана
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы ел саен үткәрелә торган «Чыршы» профилактик операциясе башлануы турында игълан итә. Ул 15-31 декабрь көннәрендә узачак.
Министр Равил Кузюров хәбәр итүенчә, бу чорда инспекторлар һәм хокук саклаучылар хыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау өчен урман массивларында патрульлек итүне көчәйтәчәкләр, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.
Хокук бозучыларга административ җаваплылык кына янамый: гражданнарга — 3-4 мең сум, вазыйфаи затларга — 20-40 мең, юридик затларга 200-300 мең сум штраф салыначак. Шулай ук гаеплеләр китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. Әгәр аның суммасы 5000 сумнан артып китсә, эш РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе («Урман усентеләрен законсыз кисү») буенча җинаять җаваплылыгы башлану белән яңадан квалификацияләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев