Татарстан вузларына 23 меңнән күбрәк бюджет урыны бүленгән
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, быел республиканың 45 югары уку йортында (шуларның 28е дәүләт) кабул итү кампаниясе уза. Бакалавриат, специалитет һәм магистратура буенча бюджет урыннары саны – 23 346, шул исәптән шәхси вузларга 550 урын каралган, дип яза «Татар-информ» МА.
Иң күп бюджет урыннары Казан федераль университетына (7 831), аннан соң КХТИ (4 038), КАИ (2 752), КДЭУ (1 905), КДАУ (1 268), КазГАСУ (1 190) һәм Идел буе физкультура академиясенә (928) бүленгән. Калган 3 436 урын башка уку йортлары арасында таратылачак.
Максатчан кабул итү өчен 2 603 урын билгеләнгән, ә түләүле нигездә уку өчен барлыгы 9 655 урын каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев