Татарстан укучылары укудагы уңышлары өчен 50шәр мең сум грант алачак
Татарстанда сәләтле балаларга ярдәм итүнең уникаль программасы башлана.
5–11 сыйныф укучылары, шул исәптән Сарман районы балалары да, математика, физика һәм химия фәннәреннән ирешкән уңышлары өчен 50 000 сум күләмендә акчалата түләү алырга мөмкин. Бу хакта талантлар университеты җитәкчесе Аделия Әхмәтова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Быел проект ике тапкыр күбрәк баланы үз эченә алачак — республика буенча барлыгы 400 укучы грант иясе булачак. «Физика-математика прорывы» юнәлешенә быел «Физика-химия прорывы» да өстәлгән.
Кандидатларга таләпләр:
Акчалата бүләк алу өчен укучыларга үз белемнәрен расларга кирәк:
* Математика һәм физика: әлеге фәннәр буенча уртача билге 4,5тән түбән булмаска һәм укучы профильле түгәрәккә ким дигәндә 6 ай йөрергә тиеш.
* Химия: уртача билге 4,0дән түбән булмаска һәм түгәрәккә йөрү стажы 3 айдан аз булмаска тиеш.
Программа сроклары:
* Гаризалар кабул итү: 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр.
* Акча түләү: агымдагы елның 17 июленнән дә соңга калмыйча.
Хәзерге вакытта Татарстан — Россиядә профильле фәннәрне үзләштерүдәге уңышлар өчен мондый матди этәргеч чарасы гамәлдә булган бердәнбер төбәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев