Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» китап фестиваленә әзерләнә

Татарстан китап нәшрияты 4–7 июнь көннәрендә Мәскәүдә уздырыла торган XII «Кызыл мәйдан» халыкара китап фестивалендә катнашачак. Нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу юлы да экспозиция «Россия төбәкләре» павильонында (8 нче чатыр) урнашачак, дип яза «Татар-информ» МА.

Фестиваль кунакларына 300дән артык исемдәге, гомуми саны 2 меңнән югары булган китап тәкъдим ителә. Арада балалар өчен яңа басмалар, фәнни-популяр әдәбият, тарихи хезмәтләр, матур әдәбият, үзөйрәткечләр, сүзлекләр, туган якны өйрәнү буенча кулланмалар, сәнгать әсәрләре һәм альбомнар бар.

Фестиваль көн саен 10.00–22.00 сәгатьләрендә эшли, керү ирекле. Ел саен бу чарада илнең 400гә якын нәшрияты катнаша, ә программа 800дән артык вакыйганы берләштерә.

Аерым игътибарга лаек — 4 июньдә, фестивальнең беренче көнендә, Татарстан китап нәшрияты үз авторлары һәм төзүчеләре белән берничә презентация үткәрәчәк. Бу очрашуларда китап яңалыклары турында сөйләшү, аларның эчтәлеге һәм төзелеш үзенчәлекләре белән таныштыру көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев