Татарстан юлларында 258 мең квадрат метр мәйданда чокырлар ямалды
Татарстанның төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 258 мең квадрат метр мәйданда чокырларны ямау эшләре тәмамланды.
Бу — планлаштырылган күләмнәрнең яртысыннан күбрәге дигән сүз: барлыгы агымдагы сезонда 400 мең квадрат метрга якын юл өслеген яңарту күздә тотыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Ведомствода ачыклауларынча, әлеге ремонт эшләре төбәк дәрәҗәсендәге гомуми файдалануда булган автомобиль юлларын карап тотуга бүленгән акчалар исәбеннән башкарыла.
Бу көннәрдә республикада 32 асфальт-бетон заводы тулы куәткә эшли. Асфальт катнашмаларын сайлау, кулланыла торган материаллар, түшәү процессы һәм сыйфатны тикшерү — барысы да ГОСТ таләпләренә туры китереп башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев