Татарстан ГТХМы балаларның тәрәзәдән егылып төшүен ничек булдырмаска искәртте
Җәйге эссе көннәрдә тәрәзәләрне ачык калдыру куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Россия ГТХМының Казан эзләү-коткару отряды башлыгы Игорь Кацюруба сүзләренчә, тәрәзәдән егылу – балалар арасында үлем очракларының һәм җәрәхәтләнүнең иң тараган сәбәпләренең берсе. Зур шәһәрләрдә бу куркыныч аеруча югары. Балаларның табигый кызыксынучанлыгы куркыныч нәтиҗәләргә китерә, дип яза «Татар-информ» МА.
Бала күзәтүсез калмасын өчен, бүлмәне җилләткәндә, тәрәзә урынына фрамугалар яки форточкалар ачу отышлырак. Әгәр дә тәрәзәне ачарга кирәк икән, киң итеп ачылып китмәслек чикләгечләр кулланыгыз.
Өйдә кечкенә балалар үскәндә, тәрәзәләргә блокираторлар урнаштырыгыз – алар балага үз көче белән тәрәзәне ачарга мөмкинлек бирмәс. Шулай ук тәрәзә аксессуарлары сайлаганда сак булыгыз: жалюзиларда һәм рулонлы штораларда асылынып торган баулар һәм чылбырлар булырга тиеш түгел. Бала шундый баулар ярдәмендә тәрәзәгә менәргә тырышырга, яки, аларга уралып, тончыгып үләргә мөмкин. Карават, шкаф кебек жиһазларны тәрәзәдән читкә алып куегыз – балага шулар аша тәрәзә төбенә менү берни дә тормый.
Москит челтәрләре – иң куркыныч фактор. Бала аның авырлыгын күтәрә алуына ышана, челтәргә таянып тәрәзәгә борыла һәм егыла.
Казан коткаручылары башлыгы шуны да өсти: «Әгәр 5-7 яшьлек бала өйдә ялгыз калудан куркып, үзе генә калырга теләмәсә, аны хәтта бик кыска вакытка да күзәтүчез калдырмагыз. Балалар әти-әниләрен күрәсе килеп, тәрәзәдән яки балконнан чыгалар – бу да егылуга сәбәп була».
Балага тәрәзәне ачу өчен нибары 30 секунд вакыт җитә. Бәлагә юл куймас өчен, хәзер үк тәрәзәләрегезне куркынычсыз итеп куюыгызны тикшерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев