Татарстан 2025 елда үз керемнәре күләме буенча Россиядә дүртенче булган
2025 елда Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 725 млрд сум керем кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 602 млрд сум. Бу хакта ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Министр сүзләренчә, узган елда республика бюджетының керемнәр буенча үтәлеше 605 млрд сум тәшкил иткән. Салым керемнәре эчендә иң зур өлешне шәхси затларның керем салымы алып тора – консолидацияләнгән бюджетка 223 млрд сум кертелгән.
Республика бюджетында түләүсез керүләр 112 млрд сум булган, шуның 96 млрд сумы федераль бюджеттан кергән.
Консолидацияләнгән бюджетның чыгымнары – 725, республика бюджетыныкы 605 млрд сумга җиткән.
Узган елда Татарстанның федераль бюджетка керткән салымнары өлеше 72%, консолидацияләнгән бюджет өлеше 28% тәшкил иткән. 2026 елның дүрт аенда бу пропорция – 70% һәм 30%.
ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, элек Татарстан бюджетта 35% акча калдырган, хәзер – 28-30%. «Күрсәткеч кимемәсен дип теләр идек, ләкин бу гомуми хәлдән тора», – дип искәртте ул.
Депутат сүзләренчә, «узган ел яхшы күрсәткечләр белән узды». Керемнәр буенча Татарстан элек бишенче-алтынчы урынны алган булса, хәзер – дүртенче урында. Узган елда социаль өлкә, балалар, күп балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм башка гражданнар категорияләренә ярдәм итү өчен 73 млрд сум юнәлдерелгән. Юл инфраструктурасына 98 млрд сум бүлеп бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев