Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар эшмәкәрләре Сарманда да, Юлтимердә дә булдылар

Бүген районда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтүе турында без хәбәр иткән идек. Өченче төркем өчен җаваплы итеп район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев билгеләнде.

Аның җитәкчелегендәге кунаклар иң элек Сарман аграр көллиятенең практик укыту базасында булдылар. Көллият эшчәнлеге белән аларны уку йорты директоры Илфат Нигъмәтуллин таныштырды, шунда укучы Карашай Саклау авылы егете Данил Әхәтов үз белемнәрен күрсәтте. Эшмәкәрләр Юлтимер авылындагы Рөстәм Гыйбадуллин крестьян-фермер хуҗалыгында да булдылар, аның җитәкчесенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Маршрутның чираттагы ноктасы Илһам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә иде. Кунаклар әкияттән өзекләр, концерт номерлары карадылар, дәресләрнең ничек үткәнлеген белделәр. Аннары алар шәхси эшмәкәр Венира Гайнетдинованың кибетенә юл тоттылар. Ахырдан алар мәдәният йортына пленар өлешкә кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев