Табигать кешенең яшәү чыганагы.
Табигатьнең матурлыгы Минем өчен матурлык ул: Көзнең төсле яфрагы, Чишмәләрнең чылтыравы, Каеннарның шаулавы! Миләшләрнең кызыл чагы- Көзнең октябрь ае. Кырау төшеп, иртән, җирне Каплап торган бозлары. Яңгырның шыбырдавы - Көзнең төп матурлыгы! Бармы икән, табигатьтә, Матур чак моннан ары!? Табигать- ул безнең йортыбыз. Кеше табигатьтән башка яши алмый,табигать кешенең яшәү...
Табигатьнең матурлыгы
Минем өчен матурлык ул: Көзнең төсле яфрагы, Чишмәләрнең чылтыравы, Каеннарның шаулавы!
Миләшләрнең кызыл чагы- Көзнең октябрь ае. Кырау төшеп, иртән, җирне Каплап торган бозлары.
Яңгырның шыбырдавы - Көзнең төп матурлыгы! Бармы икән, табигатьтә, Матур чак моннан ары!?
Табигать- ул безнең йортыбыз. Кеше табигатьтән башка яши алмый,табигать кешенең яшәү чыганагы. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый, шуның өчен без уртак йортыбызны сакларга тиеш!
Димәк, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше генә була ала. Сез дә, балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз, табигатьне яратыгыз!
Без дә шул уңайдан "Ләйсән"балалар бакчасы 1 кечкенәләр төркеме әти-әниләре һәм балалары белән берлектә "Табигатьне сакларга кирәк "дигән муниципаль конкурсында актив катнаштык.
"Ләйсән"балалар бакчасы 1 кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре:Хабибуллина Лилия һәм Шаймуратова Регина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев