Сыйфатсыз товарга тап булсагыз, Сарман матбугат үзәгенә хәбәр итә аласыз
Кибеттән продукция сатып алганда, аның бәясенә түгел, сыйфатына игътибар бирү мөһим.
Агымдагы елның 15 мартында дөнья җәмәгатьчелеге янә Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көнен билгеләп үтәчәк. 1983 елда оештырылган һәм 1994 елдан башлап Россия Федерациясендә киң масштабта билгеләп үтелә торган бу көн кулланучылар хокуклары белән бәйле актуаль мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итүне күздә тота. Бу елны ул “Куркынычсыз товарлар, ышанычлы кулланучылар” девизы астында узачак.
Онлайн сәүдәнең һәм глобаль тәэмин итү чылбырының тиз үсеше шартларында продукция куркынычсызлыгы проблемасы моңарчы күрелмәгән масштабка ия булды. Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы мәгълүматлары буенча, әйләнештән алынган яки сатуга тыелган товарларның 87 проценты Интернет аша сатыла. Димәк, куркыныч продукция базардан юкка чыкмый, ә бары тик сату каналын гына үзгәртә. Шул рәвешле ул бөтен дөнья халкы өчен куллануга мөмкин булып кала.
Куркынычсыз булмаган товарлар куллану нәтиҗәсендә, иң беренче чиратта, кеше тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч туа. Токсик буяуларга буялган балалар уенчыкларыннан алып, янгын чыгарырга сәләтле теләсә нинди электроникага кадәр зарарлы. Бу икътисади ышанычны бозуга китерә. Ягъни кулланучы, бер алданса, моннан бөтен базар системасына ышаныч кимергә мөмкин. Аннан социаль тигезсезлек китереп чыгара. Гадирәк яшәгән халык куркыныч продуктларга ешрак очрый. Чөнки ул, очсыз дип, күп вакытта сыйфатсыз продукция ала.
Бу шартларда кулланучыларның хокукый грамоталылыгы һәм үз хокукларын яклауның заманча коралларын белүе аеруча мөһим роль уйный. Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненең максаты да шуңа юнәлдерелгән.
Хөрмәтле райондашлар! Куркынычсыз булмаган товарга тап булдыгызмы? Һич тә читтә битараф калмагыз! Хокук бозу очрагын фактлаштырып, товарның чегын саклагыз һәм сатучыга дәгъва белән мөрәҗәгать итегез. Әгәр моңа сатучы җавап бирмәсә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына яки Сармандагы консультация пунктына хәбәр итегез. Шулай ук “Сарман” газетасының “Кулланучы күзәтүе” сәхифәсенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үзегезне кызыксындырган башка төр сорауларга да җавап табарга без ярдәм итәргә әзер.
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев