САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугу белән кыйнау арасында аерма бар

Район судында узган ел балаларга көч куллануга кагылышлы - 4, быелның 9 аенда 2 эш каралган.

Белгечләр әйтүенчә, без көч куллануга карата югары дәрәҗәдәге толерантлылык хөкем сөргән җәмгыятьтә яшибез. Шуңа күрә балаларга карата физик көч куллану җинаять дип кабул ителми дә. Әти-әниләр арасында да: “Исең киткән икән, балага бер-ике тапкыр шапылдатып алудан берни дә булмый. Бу көч куллануга, кыйнауга да керми, тәрбия чарасы гына”, - диючеләр дә бар.
Без – инде гомер көзенә кереп баручылар үскәндә, ягъни 70 нче, 80 нче елларда да гамәлдә иде мондый “тәрбия” чаралары. Ирле-хатынлы дуңгыз фермасында эшләүче С. апа белән Р. абый биш малай үстерделәр.
- И-и-и Аллам! Көз, кыш, яз көннәрендә әле ярый мәктәп бар. Җәй көне ничек түзәргә? Кулымнан килсә, җәен дә, якшәмбе көннәрендә дә балаларны мәктәпкә җибәрер идем. Бигрәк шуклар бит! – дип, күрше апаларга зарланганын үзебезнең дә ишеткән чаклар булды.
Ялсыз, бәйрәмнәрсез эшләүче, еллар буе фермадан чыкмаучы ул апа бу сүзләрне аптыраганнан әйткәндер инде. Иртә таңнан эштә булган, балаларын бакчага илтергә дә мөмкинлеге булмаган ул ана ул балаларны кай арада карап бетерсен дә, кай арада тәрбия дәресләре үткәрсен. Шуңа күрә шапылдатып алган чаклары да булгандыр...
Сугып алу белән кыйнау арасында аермак бармы соң? Язманы тулысынча газетабызның 30 сентябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев