САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суд хезмәткәрләре балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итәләр

Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт алды.

Район суды, җәмәгать судьялары суд участоклары хезмәткәрләре, елдагыча, беренче сыйныфка баручы балаларны бүләк белән сөендерделәр. Бүген – 6 август көнне район суды залында алар тантаналы рәвештә Сарман урта мәктәбенең беренче сыйныфына барачак ике балага – Рүзәл белән Әдиләгә кирәк-яраклар салынган мәктәп сумкасы тапшырдылар.

 - Балаларга “5” леләр алу өчен барлык мөмкинлекләр бар. Бу портфель сезгә олы тормышка беренче юлны салырга ярдәм итәчәк, - диде район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов, балаларны якынлашып килүче яңа уку елы белән котлап.

 Аларны җәмәгать судьялары Айнур Хаҗиев һәм Илнур Юнысов та тәбрикләделәр, тырышып укуларын теләделәр.

 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев