САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Стартка бердәм бастык

Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча иң масштаблы чараларның берсе - "Россия чаңгы юллары" дип аталучы Бөтенроссия масса-күләм чаңгы ярышы. Ул 1982 нче елдан даими уздырылып килә. Быел бу ярышта ил буенча катнашучылар саны 700 меңнән артып киткән. Безнең районда ул 9 нчы февраль көнне Сарманның "Старт" чаңгы базасында...

Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча иң масштаблы чараларның берсе - "Россия чаңгы юллары" дип аталучы Бөтенроссия масса-күләм чаңгы ярышы. Ул 1982 нче елдан даими уздырылып килә.

Быел бу ярышта ил буенча катнашучылар саны 700 меңнән артып киткән. Безнең районда ул 9 нчы февраль көнне Сарманның "Старт" чаңгы базасында узды. Чарада бик күп кеше катнашты. Катнашучыларның иң кечкенәсенә - 5 яшь, иң олысына - 70. Бәйрәмдә райондагы барлык оешма вәкилләрен дә очратырга мөмкин иде. Без аларның кайберләре белән сөйләшеп алдык.

Раян Әхмәтбаев, Күтәмәле урта мәктәбе укытучысы:

- Безнең укучылар чаңгы ярышларын көтеп алалар, алдан әзерләнәләр. Спорт сәламәтлекне генә түгел, характерны да ныгыта. Мондый чараларда мин үзем дә ел саен катнашам. Быел 2 нче урынны алдым.

Альбина Нуруллина, 8 нче сыйныф укучысы:

- Мин атнасына биш тапкыр тренировкага чыгам. Чаңгыда 2 нче сыйныфтан йөрим, волейбол уйнарга, йөгерергә, роллерларда йөрергә яратам. Спорт белән үземнең сәламәтлегем өчен шөгыльләнәм. Бу ярыш миңа бик ошады, алга таба да мондый чаралар күбрәк үткәрелсен иде.

Марат Сәлахов, студент:

- Башлангыч сыйныфта укытучыбыз чаңгы секциясенә алып килгән иде. Шуннан бирле бу спорт төре белән шөгыльләнәм.

Гүзәлия Хафизова, 10 нчы сыйныф укучысы:

- Мин чаңгы спорты белән беренче сыйныфтан башлап тугызынчы сыйныфка кадәр даими шөгыльләндем. Хәзер "Ясмин" бию төркеменә йөрим, имтиханнарга әзерләнәм. Спортка мәхәббәт миңа әти-әниемнән күчте. Барлык яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга киңәш итәм. Бүгенге ярышта чаңгы юлларын үз итүчеләрнең күплеге сөендерде.

Энҗе Төхбәтуллина, Сарман урта мәктәбе укытучысы:

- Без гаилә белән Сарман яки Җәлилдәге чаңгы үзәкләренә йөрибез.

Балаларны кечкенәдән үк спортка тартырга, сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләндерергә кирәк. Безнең мәктәп, аграр көллияттән кала, "иң күп килгән катнашучылар" номинациясендә 2 нче урынны алды. Ә җитәкчебез Эльвира Госманова хатын-кызлар арасындагы VIP-узышта җиңү яулады.

Азыя Хисаметдинова, Илексаз урта мәктәбе укытучысы:

- Стартта торганда, әкрен генә шуып килермен, дигән идем, шуа башлагач, азарт алып, ашыга башладым. Бүгенге бәйгенең бәйрәм рухы барыбызның да күңелләрен күтәрде.

Фирая һәм Рамил Тимербаевлар, Әлмәт авылы:

- Без район һәм республика күләмендәге спорт бәйгеләрендә гел катнашып торабыз. Спорт - безнең яшәү рәвеше.

Зөлфия Фәттахова, пенсионер, Саклаубаш авылы:

- Миңа - 59 яшь, 18 яшьтән чаңгы шуам. Пермь, Туймазы шәһәрләрендә яшәгәндә, гел чаңгы ярышларында катнашып, призлы урыннар ала идем. Сарман якларында беренче катнашуым. Мин "Россия чаңгы юллары"ннан бик канәгать.

Әңгәмәләрдән күренгәнчә, җиңүчеләр барысы да спорт белән даими шөгыльләнә, актив һәм сәламәт тормыш белән яши. Әти-әниләрнең, укытучыларның үрнәге, яхшы киңәше һәрберсенең уңышында мөһим роль уйнаган. Алга таба да аларның шулай шат күңелле, сәламәт булуларын һәм яңа үрләргә ирешүләрен теләп калабыз. Түбәндә төрле яшь төркемнәрендә призлы урыннарны яулаучыларның исемлеген китерәбез.

Рузилә Асылшәрипова.

РӘСЕМНӘРДӘ: ир-атлар арасында VIP-узышка старт бирелде - район башлыгы Нәфис Закиров алгы сызыкта; "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәрәфетдинов иң кечкенә чаңгычы Рузия Гәрәеваны бүләкли.

Автор фотолары.

1999 нчы елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр:

Хөсәенов Булат

Ризатдинов Ильмир

Ганиев Ильвир

1997-1998 нче елгы яшүсмерләр:

Ханнанов Илдар

Мәҗитов Айрат

Гәрәев Айтуган

1995-1996 нче елгы яшүсмерләр:

Солтанов Шамил

Гәрәев Радис

Александров Вадим

1999 нчы елгы һәм аннан кечерәк кызлар:

Исхакова Неллия

Галимҗанова Әдилә

Зәйнакова Алия

1997-1998 нче елгы кызлар:

Нуруллина Альбина

Илһаметдинова Гүзәл

Кубиева Ильвира

1996-1995 нче елгы кызлар:

Нуртдинова Гөлия

Хафизова Гүзәлия

Бәхтегәрәева Айгөл

1978- 1994 нче елгы хатын-кызлар:

Әхмәтҗанова Гүзәл

Ризатдинова Айгөл

Хафизова Регина

1958-1977 нче елгы хатын-кызлар:

Тимербаева Фирая

Энҗе Зиннәтуллина

Солтанова Римма

1957 нче елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар:

Фәттахова Зөлфия

Сәетгәрәева Сирина

Билалова Зәйнәп

1978-1994 нчы елгы ир-атлар:

Сәлахов Марат

Маликов Илназ

Шәймәрданов Артур

1958- 1977 нчы елгы ир-атлар:

Ризатдинов Венер

Төхвәтуллин Хәниф

Сәхәбетдинов Раил

1957 нчы елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар:

Сафин Фәрит

Әхмәтбаев Раян

Мәхмуров Нәфис

VIP-узыш (хатын-кызлар):

Госманова Эльвира

Гәрәева Гүзәл

Гыйләҗева Зөлфия

VIP-узыш (ир-атлар):

Закиров Нәфис

Гыйльфанов Флер

Газизов Данияр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев