САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәләтләр дәрестән соң ачыла

Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү укыту-тәрбия системасының төп бурычы булып тора. Уку һәм тәрбия бер-берсен тулыландырып, бер максатка корылып алып барганда гына, нәтиҗәле була. Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару...

Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү укыту-тәрбия системасының төп бурычы булып тора. Уку һәм тәрбия бер-берсен тулыландырып, бер максатка корылып алып барганда гына, нәтиҗәле була.
Дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару - балаларга төп белем бирүнең, аларны шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше. Шул уңайдан 2012-2013 уку елының август киңәшмәсендә "Дәрестән соң мәктәп" дигән проектка старт бирелде. Аның буенча укучылар, мәктәптә белем алудан тыш, үзләренең сәләтләрен үстерү өстендә дә эшләргә, ягъни, спорт белән шөгыльләнергә, түгәрәкләрдә төрле һөнәрләр үзләштерергә тиешләр.
Әлмәт мәктәбе укучылары "Информатика дөньясында", "Яшь талантлар", "Сынлы сәнгать", "Квант", "Бас, бас эзенә...", "Иҗат тамчылары", "Әкияттә кунакта", "Аэробика" түгәрәк-ләренә йөриләр. Шулай ук район сәнгать мәктәбенә - бию, рәсем ясау, спорт мәктәбенең волейбол, бокс түгәрәкләренә йөрүчеләребез дә бар. Алар дәресләрдән соң уздырылган түгәрәкләрдә чын күңелдән шөгыльләнәләр һәм үзләренең көчләрен төрле конкурсларда, ярышларда сыныйлар, бик абруйлы конкурсларда җиңеп кайталар. 9 нчы класс укучысы Харисов Рөстәм республика күләмендә бокс буенча 1 нче урынны, 8 нче класс укучысы Газизов Диназ Алабугада үткән рәсем конкурсында 2 нче урынны, 3 нче класс укучысы Галиева Алсу район күләмендә "Буду бдительным на льду" конкурсында 1 нче урынны, ә егетләребез Зиннур һәм Илнур Мөхлисуллиннар, Хөснуллин Рузил, Хөснуллин Илфат, Гайнетдинов Раяз, Рәхимов Ранил, Таҗиев Ринат район күләмендә волейбол буенча 2нче урынны алып, Мамадышка район данын якларга бардылар һәм республика күләмендә 3 нче урынны алдылар. Кызларыбыз Насибуллина Айсылу, Хәйбрахманова Эльвина, Госманова Анастасия, Шәймәрданова Гөльяз март аенда уздырылачак "Созвездие "конкурсына әзерләнәләр. 14 февральдә 5-6 класс укучылары арасында "Универсиада-2013" ярышы уздырылды. Сафина Альбира җитәкчелегендәге безнең команда аркан тартышу буенча 1 урынны алды һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Шулай булгач, безнең укучылар дәрестән соң булган вакытларын файдалы кулланалар, нәтиҗәле эшлиләр, дип әйтә алабыз. Киләчәктә дә аларга уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев