Сираевлар гаиләсе шәҗәрә фестиваленең зона турында район данын яклады
Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты ел саен «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивален үткәрә. Кичә Мөслимдә фестивальнең зона туры узды.
8 район вәкилләре – муниципаль турда җиңүчеләр күргәзмәдә нәселләренең традицион милли ризыкларын тәкъдим итте. Һәр гаилә бай тарихлары белән сәхнәдән бүлеште. Сарман районын данын Яхшыбай авылыннан Сираевлар гаиләсе яклады.
Ютазы районыннан Абдурахмановлар гаиләсе зона турында җиңүче булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев