Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Синоптиклар Татарстанда аномаль эсселек һәм көчле җил булачагын кисәтә

Татарстанда аномаль эссе һәм коры һава торышы саклана.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТР Гидрометцентрына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бүген, 19 майда, республика халкын кабат эссе көн көтә.

Синоптиклар фаразлавынча, һава алмашынучан болытлы булачак, яңгырлар нәкъ алдагы көннәрдәгечә - күзәтелми.

Бүгенге һава торышының үзенчәлекләре:

Һава температурасы: җылы төннән соң көндез термометр тасмалары югары үрмәләячәк һәм +28дән +33 градуска кадәр җитәчәк.

Җил: төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 5–10 метр. Сабыр булырга туры килер — урыны белән җилнең көчәюе секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин (нәкъ менә бу тизлек Бофорт шкаласы буенча көчле җил дип санала).

Сарман районы халкына да кызу көнгә әзерләнергә туры киләчәк: безнең төбәктә дә нәкъ менә шундый эссе һәм җилле һава торышы саклана. Сәламәтлегегезне саклагыз: күбрәк су эчегез һәм Кояш астында озакка калмаска тырышыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев