САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сингапур зоопаркы Янурыска күченгән

Янурыс авылында яшәүче Алсу һәм Ленар Мәрдановлар нәселле тавык-чебеш үрчетү белән шөгыльләнә башлаганнар.

Кош-кортның төрлелегенә шаккатмалы. Сирәк очрый торган токымнар, үсми торганнары, гигант була торганнары – ниндиләре генә юк биредә! Әйтерсең, Сингапур зоопаркы Янурыска күченеп килгән. Аларның һәркайсының исемнәрен хуҗалар яттан беләләр. Әнә – Легбар токымлы, нәкъ менә зәңгәр күкәй салучы тавыклар. Алар, тавык булып үсеп җиткәч, бүрекле булачаклар. Лакеданзи токымлыларының ватаны – Кытай, итләч тавыклар, яшел йомырка салалар. Фавероль – чыгышы белән Франциядән, ите тәмле, төсләре белән үзләренә җәлеп итәләр. Гамбургская пятнистая токымлысы төрле төстәге таплы тавыклар булачаклар. Аларны “кошларның патшалары” дип тә йөртәләр. Китайская шелковая дөньядагы борынгы сортларның берсе санала. Мондый токымлыларының канат, йон урынына мамык үсә. Аларның тәпиләре йонлач, сакаллары, бүрекләре дә бар. Тәннәре кара, шуңа күрә итләре дә, йомыркалары да деликатес буларак кулланалар. Султанка – төрек тавыгы, уникаль төр. Декоратив исәпләнә, итләч. Болар – алкалы тавыклар, тәпиләрендә бармаклар саны – бишәү. Ла-фреш – мөгезле тавыклар. Аларның төсләре чем-кара, араларында аклары һәм зәңгәрләре дә була. Боларын Мәрдановлар Воткинскидан барып алып кайтканнар.
“Павловское золото” токымлысына игътибар итмәү мөмкин түгел. Бу затлы тавыкларның төсләренә карап, сәнгать осталары кашыклар бизәгәннәр, сыбызгылар ясаганнар. Аларны сувенир итеп карап торырлык. “Хәтта 37 градус кызуны да җиңел уздыралар, чәрексез түгелләр. Мин моны Питер генофондыннан кайтарттым”, - диде Алсу. Саный китсәң, тагын Лавандовые, Карлик токымлы, Хохлатые королевские, Маран дигән йонлы тәпилеләре дә бар. Соңгыларын “пасха тавыклары” дип тә атыйлар икән, чөнки аларның йомыркалары, буялган кебек, шоколад төсендә. “Королевский гудан” дигәне – бик кызыклы декоратив токым. Башында кабарынкы, күбәләк формасындагы тарак рәвешле кикриге бар. Шушы көннәрдә Камчаткадан йомыркалар кайтырга тиеш икән, шуларны көтәләр чеби белән “чирләүчеләр”.
Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының 2023 елның 19 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев