САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре ГТО нормаларын тапшырдылар

Сарман урта мәктәбенең спорт залында мәгариф бүлеге җитәкчесе үзе дә, идарәнең хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, бакча мөдирләре ГТО нормативлары тапшырды.

Бу көнне алар отжимание, турникта тартылу, пресс ныгыту кебек унга якын төрдә үз мөмкинлекләрен сынадылар. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров әйтүенчә, бу директор, мөдирләр өчен сынауның башы гына икән әле.
- Без әлегә көзге сессияне тапшырдык. ГТО нормаларының кышкысында да үз көчләребезне сынап карарга уйлыйбыз, - диде ул.
Үзен чын җитәкче итеп уйлаган кеше, бу нормаларны үтәргә, башкаларга сәламәт яшәү рәвешен үрнәк итеп күрсәтергә тиештер, минемчә. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен, районда да, авылларда да мөмкинлекләр җитәрлек. 
Кемдер өчен физик күнегүләр ясау мәктәп партасы артында ук калган, ә кемдер гомере буе спортка тугрылыклы. Ә син ГТО нормаларын тапшырдыңмы әле?
Илназ Давлетбаев фотолары. Гөләндәм Хәлиуллина язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев