САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шиһаповларны алтын туйлары белән котладылар

Сарман авылында гомер кичерүче Флер һәм Розалия Шиһаповлар бүген алтын туйларын бәйрәм итәләр.

Ярты гасырлык истәлекле көннәре белән юбилярларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да Шиһаповларга ныклы гаилә бәхете, тигез тормыш, саулык, бәрәкәтле гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев