САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Шәфкатъ" кә "Игәнә" ансамбле килде

Район үзәгендә урнашкан Сарман "Шәфкатъ" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләргә, Ләке мәдәният йортында эшләп килүче "Игәнә" керәшен ансамбле "Дуслар белән бергәләп" исемле концерт күрсәтте. Сценария бик зәвыклы, матур төзелгән иде. Ансамбльгә йөрүчеләрнең талантларына,осталыкларына тамашачылар таң калдылар. "Өч бабай" чыгышына, Рафис Уразаев, Нина Малова, Асия Мостафина җырларына кушылып җырлап,...

Район үзәгендә урнашкан Сарман "Шәфкатъ" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләргә, Ләке мәдәният йортында эшләп килүче "Игәнә" керәшен ансамбле "Дуслар белән бергәләп" исемле концерт күрсәтте.
Сценария бик зәвыклы, матур төзелгән иде. Ансамбльгә йөрүчеләрнең талантларына,осталыкларына тамашачылар таң калдылар. "Өч бабай" чыгышына, Рафис Уразаев, Нина Малова, Асия Мостафина җырларына кушылып җырлап, Анна апа Гумерова биегәндә, дәртләнеп биеп тә алдылар. Ансамбльнең җитәкчесе һәм сәхнәгә куючы Раилә Асанова үз эшенең чын остасы икәнен күрсәтте,ә Раушания Даутова тамашачылар күңеленә үтеп керерлек итеп алып барды.Үзәк директоры Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы Раилә Асановага мактау кәгазе тапшырды,ансамбльгә иҗади уңышлар теләп зур рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев