САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезне нәрсә ярсыта?

Моны белү өчен түбәндәге сорауларга җавап бирегез.

«Әйе» җавабына – 3 балл, «бераз гына» өчен – 1, «юк» җавабы өчен 0 балл куярга кирәк.

1. Әңгәмәдә кыланып сөйләшсәләр;

2. Транспортта үзләрен кыргыйларча тоткан кеше күрү;

3. Кино, театрда, концертта «лыбырдап» утырсалар;

4. Сез карарга килгән театрның эчтәлеген сөйләргә маташсалар;

5. Кыланып, чит тел сүзләрен кыстырып сөйләшүче булса;

6. Көчле ислемай исе;

7. Кадерлегез очрашуга соңарып килсә;

8. Сезгә акыл өйрәтсәләр;

9. Тырнак кимерүчеләр;

Реклама

10. Укыячак газета-журналларыгызның ертылган булуы;

11. Яшьләр кебек киенеп йөрүче абыйлар;

12. Авызыннан начар ис килеп торучылар;

13. Тәмәке тартучы хатынкыз күрү;

14. Авызын капламыйча йөткерүче кеше.

0-11 БАЛЛ Сез – тыныч кеше. Тормышка реаль күзлек аша карыйсыз.

12-49 БАЛЛ Авырлыклар сезнең өчен куркыныч түгел, ләкин шулай да күңелегезгә берәр нәрсә ошамаса, ярсый башлыйсыз. Кайвакыт авырлыкларга артыгыз белән борылып, үзегез белән бернәрсә дә булмаган кебек хис итәсез.

50 БАЛЛ ҺӘМ АННАН КҮБРӘК Сез – тыныч һәм сабыр түгел. Дөньядагы һәрбер нәрсә күңелегезне рәнҗетә, ярсыта. Сез бик тиз кабынып китәсез. Сак булыгыз: бу сезнең нерв системасын какшата.

ФОТО:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X