Сәбәбе булса, бүләге табыла
19 ноябрьдә Халыкара ир-атлар көне билгеләп үтелә. Безгә, 8 мартта хатын-кызлар көнен бәйрәм итәргә гадәтләнгән кешеләргә, бу яңалык булып ишетелсә дә, дата инде 1999 елда ук гамәлгә кертелгән икән. Ә шулай да райондашлар аңа ничек карый соң? Бу уңайдан кечкенә сораштыру үткәреп алдык. Илфат Солтанов, район ветеринария берләшмәсе начальнигы: -...
19 ноябрьдә Халыкара ир-атлар көне билгеләп үтелә. Безгә, 8 мартта хатын-кызлар көнен бәйрәм итәргә гадәтләнгән кешеләргә, бу яңалык булып ишетелсә дә, дата инде 1999 елда ук гамәлгә кертелгән икән. Ә шулай да райондашлар аңа ничек карый соң? Бу уңайдан кечкенә сораштыру үткәреп алдык. Илфат Солтанов, район ветеринария берләшмәсе начальнигы:
- Бу бәйрәм турында ишеткән юк иде. Кемнеңдер инициативасы белән кертелгән, ир-атларның гаиләдәге роленә игътибарны арттыруны күздә тота икән, димәк, ул кирәк. Бу көнне әллә нинди бүләкләр көтмим, безгә гүзәл затлардан эчкерсез, елмаюлы караш булса, шул җитә.
Таһир Лотфуллин, район электр элемтәсе үзәге хезмәткәре:
- Бәйрәм турында беренче тапкыр сездән ишетәм. Халыкара хатын-кызлар көне булгач, Халыкара ир-атлар көне дә кирәктер инде. Аннан әллә ниләр көтмим, көн гадәттәгечә үтәр, дип уйлыйм.
Сания Мәүләвиева, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече:
- Бәйрәм турында белми идем. Тик күңелем сизенгән кебек булган икән, әле генә отышлы шартларда ир-атлар өчен одеколон тәкъдим иттеләр. Иремнең яраткан исе дә булгач, бүләккә дип, бик шатланып алдым. Бер-береңне шундый кечкенә бүләкләр белән сөендерү кирәк, дип уйлыйм. Үзара мөнәсәбәтләр игътибар, ихтирамга нигезләнсә, гаилә ныклы була. Ә бүләк ясарга сәбәбе дә чыгып тора икән, нигә аннан файдаланмаска?!
Нурсинә Вәлиева, пенсионер:
- Андый бәйрәм барлыгын белми идем, истә тотасы була инде. Хәзер бит безнең кебек өлкәннәр дә Интернеттан файдалана, бәйрәм тарихы, бу көнне ниләр эшләргә кирәклеген карыйсы булыр әле. Туганнарымның гаиләле уллары , киявебез бар, аларга, кечкенә булса да, бүләк ясамый булмастыр.
Нурсинә Камалетдинова, пенсионер:
- Әле күптән түгел генә, ялгышмасам, ноябрьнең беренче шимбәсендә, Бөтендөнья ир-атлар көне иде бит. Анысы СССР президенты Михаил Горбачев тәкъдиме белән кертелгән булган. Бу көнне якыннарымны, таныш-белешләремне котладым. Урамда котлагач, рәхмәт әйтеп үттеләр. Монысы турында белми идем. Иң беренче итеп, улымны, оныкларымны котлармын. Минем биш оныгым бар, бишесе дә - малайлар. Аларның ир-ат исеменә лаеклы булып үсеп җитүләрен телим. Урамда очраган танышларымны, элекке хезмәттәшләремне дә котлармын. Әздән дә күңел була, дип, юкка әйтмиләр. Бераз игътибар булса, «эреп» китәсең. Бер-беребезне шулай сөендереп, сөенеп яшик.
фото https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев