Сарманның нәни "лилия"ләренә көз бәйрәм булып килгән
27 октябрь көнне, Сарман авылының "Лилия" балалар бакчасында көз бәйрәме булып узды. Зурлар төркеменә йөрүче балалар бик матур бәйрәм курсәттеләр, көзге бакчага сәяхәт иттеләр. Көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Алар башкаруындагы биюләр бәйрәмне тагын да ямләндерде. Кунакка кергән төркем балалары белән Көз кызы алып килгән, төрле кызык уеннар уйналды,...
27 октябрь көнне, Сарман авылының "Лилия" балалар бакчасында көз бәйрәме булып узды.
Зурлар төркеменә йөрүче балалар бик матур бәйрәм курсәттеләр, көзге бакчага сәяхәт иттеләр. Көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Алар башкаруындагы биюләр бәйрәмне тагын да ямләндерде. Кунакка кергән төркем балалары белән Көз кызы алып килгән, төрле кызык уеннар уйналды, табышмаклар чишелде.
Бәйрәмне тәрбияче Ихсанова Раушания Мөдәрис кызы оештырды.
Фото һәм материал авторы Раушания Ихсанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев