Сарманнан Сафиннар гаиләсен уллары туу белән котладылар
Бүген Сарман авылында Әниләр көне кысаларында уллары туган Алинә һәм Илназ Сафиннарны бүләкләделәр.
Кечкенә Алинар 1 декабрьдә дөньяга аваз салган. Бәхетле әти-әнине район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге, балага кирәк-яраклар алу өчен 50 меңгә сертификат, кечкенә Солтанга – Яңа ел бүләге тапшырды. Котлауларга шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Алина белән Илназның якыннары да кушылдылар.
Алинарга гадәти булмаган исем сайлау тарихы һәм башка кызыклы хәлләр турында тулырак район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев