Сарманнан Фәнис Фәретдинов XXVII халыкара Себер марафонында катнашты
Узган атнада Омск шәһәрендә XXVII халыкара Себер марафоны үтте. Ул Омскның 300 еллыгына багышланган иде. Анда Россиянең 37 регионыннан һәм 15 чит илдән 9000нән артык кеше катнашты. Марафонда 50-54 яшьлек ир-атлар арасында Сарман авылыннан Фәнис Фәретдинов та үз көчен сынады. Ул 42 километр 195 метр араны 3 сәгать 28 минут...
Узган атнада Омск шәһәрендә XXVII халыкара Себер марафоны үтте. Ул Омскның 300 еллыгына багышланган иде. Анда Россиянең 37 регионыннан һәм 15 чит илдән 9000нән артык кеше катнашты. Марафонда 50-54 яшьлек ир-атлар арасында Сарман авылыннан Фәнис Фәретдинов та үз көчен сынады. Ул 42 километр 195 метр араны 3 сәгать 28 минут 6 секунд эчендә үтте.
- Мин мондый бәйгеләрдә даими катнашам. Омск шәһәрендә генә 10нчы тапкыр чыгыш ясавым бу. Май аенда Казан марафонында 21 километрга йөгергән идем, үз яшь категориямдә тугызынчы урын алдым. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Монсында элеккеге футболист Алексей Смертин белән танышу бәхетенә ирештем, - диде Фәнис.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев