САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманлыларны «Хуш киләсең, Нәүрүз!» яз бәйрәменә чакыралар

Сарман муниципаль районында язны каршылау тантанасы — традицион Нәүрүз бәйрәме узачак.

Бу шимбәдә, 21 мартта, Сарман халкы һәм кунаклары табигатьнең яңаруын билгеләп үтү өчен Ә. Залаков исемендәге ял паркына бергә җыелачак. «Хуш киләсең, Нәүрүз!» дип исемләнгән яз бәйрәме иртәнге сәгать 10:00да башлана. Программада халык уеннары, җыр-биюләр һәм күтәренке кәеф көтелә. Бу — язның беренче көннәрен гаиләгез һәм якыннарыгыз белән бергә үткәрү өчен менә дигән форсат. Бәйрәмгә керү ирекле, яшь чикләве юк. Барлык райондашларыбызны әлеге күркәм тантанада көтеп калабыз. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев