Сарманлылар узган елга хисап тоттылар
Бүген район мәдәният йортында бишенче чакырылыш район советының бишенче утырышы үткәрелде.
Ул узган ел йомгакларына һәм агымдагы ел бурычларына багышланды. Алар белән район муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин таныштырды. Фикер алышуларда «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Рафис Ишмурзин, Петровский Завод авыл җирлеге башлыгы Рәсим Нуртдинов, «Агрокөч» җәмгыятенең «Вахитов» җитештерү комплексы идарәчесе Хәлил Шәйхеразыев һәм районның имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков катнаштылар.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Дәүләт Советы депутатлары Рияз Комаров һәм Ринат Фазылов, район оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнаштылар.
Утырышка йомгакны Марат Әхмәтов ясады. Ул сарманлылар эшчәнлегенең уңай якларын билгеләп үтте, кимчелекле якларга да тукталды. Иң соңыннан Марат Әхмәтов белән Җәүдәт Салихов хезмәт алдынгыларына республика бүләкләре тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев