И. Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Сандугач сайрар илем» XXIV региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең «Художественное творчество», «Исполнители на народных инструментах», «Хореография» номинацияләрендә көч сынаштылар.
Һәр катнашучының чыгышын, ә алар бихисап күп иде, җентекләп күзәтеп, җюри әгъзалары үз бәясен бирде.
Сарманлылар сынатмадылар: «Художественное творчество» номинациясендә - Сибгатуллин Малик һәм Сибгатуллин Аслан (җитәкчеләре - Хәертдинов Айдар Мисбах улы) 3 дәрәҗә лауреатлар, «Исполнители на народных инструментах» номинацияседә Гайсин Реналь (җитәкчесе Гадеев Мөнир Тәлгат улы) - 2 дәрәҗә, «Хореография» номинациясендә “Умырзая” бию төркеме (җитәкчесе - Нургалиева Гөлшат Вәсит кызы) - 2 дәрәҗә, “Жасмин” бию төркеме (җитәкчесе - Хәйбрахманова Миләүшә Фәрит кызы) 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Фестивальдә катнашучыларга яңа иҗади уңышлар телибез.
Нет комментариев