САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар да ботка яраталармы?

Бәйрәмнәр календарендә үзенчәлекле даталар бихисап. Шуларның берсе – 10 октябрьдә Халыкара ботка көнен билгеләп үтәләр.

Күп милләтләрнең аш-су менюсына кертелгән ризык мең елдан артык дәвердә һич тә популярлыгын җуймый. Күп төрле боткалар тәмле булулары өстенә туклыклы, файдалы һәм диетик саналалар. Аны олылар да, балалар да бик яраталар. Әлеге датаның пәйда булуы да нәкъ менә шушы асыл сыйфатларга бәйле. Официаль төсмер алмаса да, октябрь аеның бу көне ботка яратучыларны берләштерә.
Татар халкында ботка турында төрле мәкальләр дә бар. “Артык кашык майдан ботка бозылмый”, “Безнең бар да әзер: ботка – казанда, кашык – базарда”, “Бер тарыдан ботка булмый”, “Борай боткасы каз өмәсендә тәмле”, “Ботка ашаганның буыны нык” һәм башкалар.
Бәйрәмгә нигез Бөекбританиядә салынган. Әлеге илдә әле дә солы боткасын пешерү традицияләрен олылап яшиләр. Хәтта ботка пешерү буенча чемпионат та оештырыла монда.
Дөрес, ботканы төрле ярмадан пешерергә мөмкин. Дөге, тары, манный, геркулес, бодай, арпа, борай, карабодай, кукуруз боткаларын яратып әзерлибез һәм ашыйбыз. Кайдадыр ботка төп туклану рационына кертелгән. Шул рәвешле ул популярлашкан.
Ботка – бик уникаль, гади һәм күпкырлы файдалы үзлекләргә бай ризык. Аны һәр илдә әзерлиләр. Аерма – бары тик ярмада гына. Ботка пешерүнең күптөрле рецептлары бар. Аны сәламәт яшәү рәвеше алып барганнар аеруча яраталар. Ул баланс сакларга ярдәм итә, туклыклы һәм энергия чыганагы булып тора.
Элекке заманнарда ботка ярдәмендә кәләш сайлаганнар. Әгәр булачак килен тәмле һәм таралып тора торган ботка әзерли алса, һәм ул каенатага ошаса, туйга әзерлекне башларга мөмкин булган.
Боткага Тверь өлкәсендә хәтта Музей да ачылган, ә шәһәр Кашин дип атала.
Һәрнәрсә – җае белән, ботка тәмле мае белән, ди халык. Ризыкларыбыз тәмле, табыннарыбыз мул, үзебез сәламәт булыйк, хөрмәтле дуслар!

Фото – https://ru.freepik.com сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев