Сарманлыларны кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өндиләр
"Статистика кышкы чорда янгыннарның бермә-бер артуы турында сөйли. Шуны исбатларга теләгәндәй, календарь кышның беренче көнендә үк Дими Тарлау авылында янгын чыкты. Сәбәбе - утын мичен дөрес файдаланмау. Миченә ягып, өеннән чыгып киткән Н.ның күршеләре уяу булып, янгынчыларга хәбәр итүләре һәм аларның тиз арада килеп җитүләре утның тирә-якка таралуына юл куймады",...
"Статистика кышкы чорда янгыннарның бермә-бер артуы турында сөйли. Шуны исбатларга теләгәндәй, календарь кышның беренче көнендә үк Дими Тарлау авылында янгын чыкты. Сәбәбе - утын мичен дөрес файдаланмау. Миченә ягып, өеннән чыгып киткән Н.ның күршеләре уяу булып, янгынчыларга хәбәр итүләре һәм аларның тиз арада килеп җитүләре утның тирә-якка таралуына юл куймады", - дип хәбәр итте безгә район янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Радик Госманов.
Ягу сезоны башлануга, республикада янгын очраклары былтыргы чор белән чагыштырганда нык кына артып киткән. Бу җитәкчеләрне дә борчый. Президент үзе Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенә, чираттан тыш утырыш уздырып, хәлне контрольгә, алай гына түгел, кулга алырга кушкан. Узган җомгада комиссия утырышында янгын очракларын анализлап, аларны булдырмау өчен ничек эшләү кирәклеге турында сөйләштеләр. Урыннарда җитәкчеләр күзәтчелек инспекторлары килүеннән куркып торырга түгел, ә аларны үзләре чакырып, янгын куркынычсызлыгы буенча нәрсә эшләнеп бетмәвен ачыкларга һәм янгыннар булмасын өчен, барын да эшләргә тиешләр, диелде анда.
Шулай ук укыгыз:
Дими Тарлау авылында янгын чыккан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев