Сарманлыларның характерлары язуларыннан беленә
Бүген - 23 январьдә Почерк көне, ягъни Кулдан язу көне билгеләп үтелә. Аны үткәрү инициативасы белән язу кирәк-яраклары җитештерүчеләр ассоциациясе чыккан иде. Кулдан язу тарихы дәвамында язу рәвеше буенча кешенең характерын билгеләргә омтылганнар. Хәзерге вакытта галимнәр почеркның төп җиде билгесе буенча кешенең портретын төзергә мөмкин, диләр: хәрефләр зурлыгы, авышлыгы һәм...
Бүген - 23 январьдә Почерк көне, ягъни Кулдан язу көне билгеләп үтелә. Аны үткәрү инициативасы белән язу кирәк-яраклары җитештерүчеләр ассоциациясе чыккан иде.
Кулдан язу тарихы дәвамында язу рәвеше буенча кешенең характерын билгеләргә омтылганнар. Хәзерге вакытта галимнәр почеркның төп җиде билгесе буенча кешенең портретын төзергә мөмкин, диләр: хәрефләр зурлыгы, авышлыгы һәм формасы, язу юнәлеше, басып язу дәрәҗәсе, сүзнең язылышының характеры һәм почеркка гомуми бәя. Графологлар почерк үзенчәлекләре һәм характер арасында, һичшиксез, бәйләнеш булырга тиеш, диләр. Чөнки баш мие кулны аңлы рәвештә «йөртә». Кешенең яшь үтү белән язу рәвеше үзгәрүне дә баш мие эшчәнлеге белән бәйлиләр.
Үзегезнең характерыгызны белер өчен тест үтеп карабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев