САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар Сары Җир Эте елына әзерләнәләр

Киләсе 2018 елның Сары Җир Эте елы буласын беләбез. "Хуҗабикә" дуслык, тугрылык, ихласлылык символы булып тора. Ул - көчле, шул ук вакытта уңайлылык яратучы һәм гаилә иминлеген үз ихтыяҗларыннан өстен күрүче җәнлек. Көнчыгыш календаре буенча ел символының төсен елның табигать көчләре билгели. Киләсе ел - җирнеке, Көнчыгышта ул тотрыклылык һәм...


Киләсе 2018 елның Сары Җир Эте елы буласын беләбез. "Хуҗабикә" дуслык, тугрылык, ихласлылык символы булып тора. Ул - көчле, шул ук вакытта уңайлылык яратучы һәм гаилә иминлеген үз ихтыяҗларыннан өстен күрүче җәнлек. Көнчыгыш календаре буенча ел символының төсен елның табигать көчләре билгели. Киләсе ел - җирнеке, Көнчыгышта ул тотрыклылык һәм зирәклекне символлаштыра. Кытайда бу символда сары төс өстенлек итә. Нәтиҗәдә Сары Җир Эте елы килеп чыга да инде. Кытайлылар үзләре бу елда Эт күзәтүе астында тынычлык, килешүчәнлек һәм иминлек хакимлек итәчәк, дип ышаналар. Шулай була күрсен генә! 2018 елда ул ялгыз кешеләргә дуслар табарга, шәхси тормышын көйләргә булышачак, өмете өзелгәннәрнең күңелен кайгыртучанлык, наз белән тутырыр. Ел ныклы, бәхетле гаилә кору өчен бик кулай. Шулай ук эш сөючән кешеләргә һәм сәяхәтләр яратучыларга уңыш елмаячак.
Сары Эт барыннан бигрәк үз йортын яратканга күрә, Яңа елны туганнарыгыз һәм иң якын дусларыгыз белән каршыласагыз әйбәт. Кайда каршылау мөһим түгел, бары якыннар янәшәсендә булу җитә. «Оливье» салаты ашап, телевизор каршында утырудан иң шат күңелле Эт тә йокыга китәчәк, шунлыктан бәйрәмне шау-шулы итеп үткәрү өчен фантазиягезне эшкә җигегез.
Йорт - изге урын, барлык күңелсезлекләрдән безне аның стеналары саклый. Шуңа күрә аны бәйрәмгә тиешенчә әзерләргә кирәк. Ә ул, белгәнебезчә, яхшылап җыештырудан башлана. Даими юып, себереп торуга карамастан, әллә каян гына килеп чыккан чүп-чардан, тузаннан гына түгел, кирәксез әйберләрдән дә арыныгыз. Артык әйбер уңай энергия агымына комачау итәрлек булмасын. Кытайның фикер ияләре әзерлек барышында эмоциональ чүп-чардан да арынырга киңәш итәләр: моңарчы саклап йөргән үпкәләрегезне онытыгыз (бу хәтта хәзерге медицинада да кулланыла) . Өегезне бәйрәмгә бизәгәндә, сары-коңгырт төсләргә өстенлек бирегез. Чыршыны да сары һәм алтынсу төстәге уенчыклар белән бизәргә онытмагыз. Өстәл җәймәсе дә сары төстә булса әйбәт һәм, билгеле, салфеткалар, савыт-саба да. Сүз дә юк, ап-акларына да каршы түгел Эт.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев