САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманлылар – «Балкыш» сәхнәсендә

Республикада үзешчән ветеран башкаручыларның «Балкыш» фестиваленә старт бирелгән иде. 16 нчы августта аның II этабы үткәрелде. Ул Казан, Чаллы, Әлмәт, Буа шәһәрләрендә, Арча, Алексеевск поселокларында үткәрелде. Безнең районның үзешчән сәнгать осталары үз осталыкларын Әлмәт зонасында сынадылар. Сарманнан Рафис Уразаев, Җәлилдән "Родники", "Ак калфак", Ләкедән "Игәнә", Сарманнан "Моң", "Асылъяр" ансамбльләре уңышлы...

Республикада үзешчән ветеран башкаручыларның «Балкыш» фестиваленә старт бирелгән иде. 16 нчы августта аның II этабы үткәрелде. Ул Казан, Чаллы, Әлмәт, Буа шәһәрләрендә, Арча, Алексеевск поселокларында үткәрелде. Безнең районның үзешчән сәнгать осталары үз осталыкларын Әлмәт зонасында сынадылар. Сарманнан Рафис Уразаев, Җәлилдән "Родники", "Ак калфак", Ләкедән "Игәнә", Сарманнан "Моң", "Асылъяр" ансамбльләре уңышлы чыгыш ясадылар. Җәлилдән Гөлсинә Мулдакаева "Поэзия" номинациясендә тамашачыларны сокландырды. Кыскасы, ун район үзешчәннәре арасында сарманлыларга мактау сүзләре күп әйтелде. Ә иң яхшы номерлар октябрь аенда Казанда үткәреләчәк гала-концертта кабатлап күрсәтеләчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X