Сарманга “КамАЗ-мастер” командасы киләчәк
Җәмгыять

Сарманга “КамАЗ-мастер” командасы киләчәк

13 февраль көнне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында видеоконференция режимында республиканың муниципаль берәмлекләре белән ведомствоара киңәшмә үткәрелде. Аның кысаларында муниципаль берәмлекләрдә Париж-Дакар автораллиенда күп тапкырлар җиңү яулаган "КамАЗ-мастер" командасы катнашында чаралар үткәрү, шулай ук "АЙДА НА ВЫБОРЫ!" республика яшьләр акциясен тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. "КамАЗ-мастер" командасы 15 февральдә...

13 февраль көнне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында видеоконференция режимында республиканың муниципаль берәмлекләре белән ведомствоара киңәшмә үткәрелде. Аның кысаларында муниципаль берәмлекләрдә Париж-Дакар автораллиенда күп тапкырлар җиңү яулаган "КамАЗ-мастер" командасы катнашында чаралар үткәрү, шулай ук "АЙДА НА ВЫБОРЫ!" республика яшьләр акциясен тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. "КамАЗ-мастер" командасы 15 февральдә безнең районда булачак һәм 10.00 сәгатьтә аграр көллиятнең укыту-техник паркында яшь сайлаучылар белән очрашачак.

Нет комментариев