Сарманда юлчылар карны чистартып өлгерә алмыйлар
Төне буе яуган кар кемнедер сөендерсә, юлчылар көендерде: алар юлларны чистартырга җитешә алмыйлар. "Татавтадор"ның Яр Чаллы филиалы Сарман участогы карамагында булган күпернең тротуары кеше үтәрлек түгел. Дөрес, тротуарның күпергә хәтле өлеше чистартылган. Ә менә күпердәгесен кемгәдер калдырганнар күрәсең. Балалар мәктәпкә барганда да, кайтканда да машина юлыннан йөрергә мәҗбүр. Юлчылар: "Без...
Төне буе яуган кар кемнедер сөендерсә, юлчылар көендерде: алар юлларны чистартырга җитешә алмыйлар. "Татавтадор"ның Яр Чаллы филиалы Сарман участогы карамагында булган күпернең тротуары кеше үтәрлек түгел. Дөрес, тротуарның күпергә хәтле өлеше чистартылган. Ә менә күпердәгесен кемгәдер калдырганнар күрәсең. Балалар мәктәпкә барганда да, кайтканда да машина юлыннан йөрергә мәҗбүр. Юлчылар: "Без юлларны буран басылганнан соң 5-6 сәгать дәвамында чистартырга тиешбез. Иң беренче чиратта без олы юлларда бөкеләр булмавын һәм балалар автобуслары үтүен кайгыртабыз", - диделәр.
Шулай ук укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев