САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда мәдәният хезмәткәрләренең республика зона семинары узды

25 октябрь көнне район мәдәният йортында Сарман, Зәй, Минзәлә, Мөслим районнары мәдәният хезмәткәрләренең республика зона семинары булды. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова аларны районның икътисади хәле, социаль көнкүреше, мәдәни казанышлары белән таныштырды, семинар эшендә уңышлар теләде. Семинарда катнашучылар бүгенге шартларда мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге хакында...

25 октябрь көнне район мәдәният йортында Сарман, Зәй, Минзәлә, Мөслим районнары мәдәният хезмәткәрләренең республика зона семинары булды. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова аларны районның икътисади хәле, социаль көнкүреше, мәдәни казанышлары белән таныштырды, семинар эшендә уңышлар теләде. Семинарда катнашучылар бүгенге шартларда мәдәният учреждениеләренең эшчәнлеге хакында фикер алыштылар: ниләр эшләнә, игътибардан читтә калган нинди мәсьәләләр бар? Мәдәният хезмәткәрләре өчен практик дәресләр дә үткәрелде. Алар тиешле документлар белән эшләү, төрле мәдәни, күңел ачу чараларын аудиторияне, халыкның үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру тәртипләре белән таныштылар. Укуларны Татарстан мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенең бүлек мөдире Рита Дедюлева белән үзәкнең баш белгече Татьяна Чекмарева алып бардылар. Соңыннан Сарман районы мәдәният йортлары эшчәнлегенә презинтация үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев