Сарманда “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында “Шигырь укучылар” конкурсы булып узды
Җ.Тәрҗеманов. "Якын дус" Кешенең күзен ача Безнең яраткан китап Кем күп белергә теләсә - Китап була кулында. Менә хәзер сүз башлыйбыз Шул якын дус турында Укый аны өлкәннәр дә - Укый аны балалар - Шулай гыйлем чишмәсеннән Алар белем алалар. "Ләйсән"балалар бакчасында 23 нче гыйнвар көнне "Шигырь укучылар" конкурсы булып...
Җ.Тәрҗеманов. "Якын дус"
Кешенең күзен ача
Безнең яраткан китап
Кем күп белергә теләсә -
Китап була кулында.
Менә хәзер сүз башлыйбыз
Шул якын дус турында
Укый аны өлкәннәр дә -
Укый аны балалар -
Шулай гыйлем чишмәсеннән
Алар белем алалар.
"Ләйсән"балалар бакчасында 23 нче гыйнвар көнне "Шигырь укучылар" конкурсы булып узды. Нәниләр генә булсак та,без дә беренче кечкенәләр төркеме балалары читтә калмадык.Петрова Илида Ильшат кызы Р.Харисның "Әнием" шигырен сәнгатьле итеп сөйләп үз яшьтәшләре арасында 2 нче урынны яулады һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде. Ә Мустафин Рөстәм Данияр улы Р.Миңнуллинның "Батырлык эшләр идем" шигырен сәнгатьле итеп сөйләде.Без балаларыбызга алдагы көндә дә уңышлар теләп калабыз.
"Ләйсән"балалар бакчасы 1 кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре:Хабибуллина Лилия Федор кызы һәм Шаймуратова Регина Ришат кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев