18 мартта - якташыбыз, шагыйрә Клара Булатованың 80 яшьлек юбилее. Шул уңайдан бүген, 10 март көнне, "Сарман" кинотеатрында "Затлы шигърият иясе" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Якташыбызны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Кичәдә шулай ук шигырь сөючеләр, якташыбызның иҗатын...
18 мартта - якташыбыз, шагыйрә Клара Булатованың 80 яшьлек юбилее. Шул уңайдан бүген, 10 март көнне, "Сарман" кинотеатрында "Затлы шигърият иясе" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Якташыбызны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Кичәдә шулай ук шигырь сөючеләр, якташыбызның иҗатын үз итүчеләр катнаштылар.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Нет комментариев