Якташыбыз олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
18 мартта якташыбыз, шагыйрә Клара Булатованың 85 яшьлек юбилее булды. Шул уңайдан бүген район мәдәният йортында "Шигърият һәм туган тел алиһәсе" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Якташыбыз олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Кичәдә шулай ук шигырь сөючеләр, якташыбызның иҗатын үз итүчеләр катнаштылар, чара җыр-биюләр, төрле күренешләр белән үрелеп барды.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарыннан укый аласыз.
Илназ Сираев
Нет комментариев