Операция көн дәвамында узачак.
Иминлекне саклау, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүне тикшерү максатыннан, район үзәгендә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үтә. Аның барышында автомобиль йөртүчеләрнең иминлек каешларыннан файдаланулары да тикшерелә.
- Автотранспорт белән идарә итүче 4 гражданинга куркынычсызлык каешын эләктермәгәне өчен беркетмә төзелде. 3 машина йөртүче правасын өендә онытып калдырган булып чыкты. Җәяүлеләр кичүеннән чыгучыларга юл бирмәгән өчен 1 машина йөртүче тоткарланды, - ди инспектор Рамис Сафин.
Операция көн дәвамында узачак. Юлларда игътибарлы булыгыз, хөрмәтле райондашлар.
Альбина Сабирова
Нет комментариев