САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда экологик квест узды

2017 ел Россиядә - Экология, Татарстанда Экология һәм җәмәгать киңлекләре еллары. Шул уңайдан үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре район үзәгендәге ял паркында экологик квест үткәрде. Анда Сарман урта мәктәбенең 8 нче "А", гимназиядә эшләп килүче экологик отряд - 7 нче "Б" сыйныфлары укучылары катнаштылар. Алар, "Коткаручылар" һәм "Чиста планета" командаларына бүленеп, үзара...

2017 ел Россиядә - Экология, Татарстанда Экология һәм җәмәгать киңлекләре еллары. Шул уңайдан үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре район үзәгендәге ял паркында экологик квест үткәрде. Анда Сарман урта мәктәбенең 8 нче "А", гимназиядә эшләп килүче экологик отряд - 7 нче "Б" сыйныфлары укучылары катнаштылар. Алар, "Коткаручылар" һәм "Чиста планета" командаларына бүленеп, үзара көч сынаштылар - Экология елына багышланган плакат ясап, аны якладылар, кош исемнәре белү буенча ярыштылар, ребус чиштеләр, экологик темага кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр, табигатьне, тирә-юньнең чисталыгын тәэмин итү өлкәсенә кагылышлы реклама күрсәттеләр. Капитаннар да үз белемнәрен сынады. Җанатарлар да, берсеннән-берсе четерекле сорауларга җаваплар биреп, үз командаларына очколар өстәделәр. Нәтиҗәдә ике команда да үзләренең тирән белемле булуларын күрсәттеләр. Командалар чыгышына бәяне составында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина, районыбызның күренекле шәхесләренең берсе - Дамир Гарифуллин, җирле шагыйребез Әшрафулла Зарипов булган жюри бәяләде. Ахырда һәр ике командага да Мактау кәгазьләре, класс җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Дамир абый исә, үзенең китапларын бүләк итте. Экологик квестны китапханәнең методик бүлек мөдире Алсу Нариманова бик кызыклы итеп алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев