САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда Бөтенроссия китапханәләр көнен билгеләп үттеләр

27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Ул китапханәчеләр көне дә булып тора. Шул уңайдан бүген район үзәк китапханәсе бәйрәм кичәсе үткәрде. Китапханә директоры Роза Гайфуллина китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларның күпкырлык эшләре турында сөйләп китте, иң алдынгыларны билгеләп үтте, иң күп матбугат һәм китап укучыларга, китапханәне китап...

27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Ул китапханәчеләр көне дә булып тора. Шул уңайдан бүген район үзәк китапханәсе бәйрәм кичәсе үткәрде. Китапханә директоры Роза Гайфуллина китапханә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларның күпкырлык эшләре турында сөйләп китте, иң алдынгыларны билгеләп үтте, иң күп матбугат һәм китап укучыларга, китапханәне китап белән тәэмин иткән өчен шагыйрь, академик Дамир Гарифуллинга китап иганәчесе буларак бүләкләр тапшырды. Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флёр Гыйльфанов котлауларга кушылды, авыл китапханәчесе Әлфия Закировага юбилее уңаеннан чәчәкләр тапшырды. Район мәдәният бүлеге белгече Роза Гилёва китапханәләрнең хезмәтен билгеләп үтте. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов изге теләкләрен җиткерде, алга таба да шундый чаралар үткәрүдә ярдәмлек күрсәтергә әзерлеген әйтте. Дамир Гарифуллин, берничә шигырен укып киткәннән соң, юбилярларга үзенең китапларын тапшырды. Җирле шагыйрь Әшрафулла Зарипов барлык теләкләргә дә кушылды, шулай ук шигырьләрен укыды.

Кичә китапханә һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре тарафыннан куелган концерт номерлары белән үрелеп барды.

\

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев