САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәдәният

Сарманда балалар әдәби геройларны буядылар

Үзәк балалар китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында чара узды.

Рус һәм татар әдәбиятының классик әсәрләренә, шулай ук хәзерге заман авторларына аерым игътибар бирелде. Чара барышында «Әдәби персонажны буя» дигән мастер-класс оештырылды. Балалар әдәби персонажларны буяп, әсәрләр белән тирәнрәк танышты, геройларның сюжетын һәм тышкы кыяфәтен искә төшерде. Чара ахырында кунаклар — Незнайка һәм Убырлы карчык килде. Балачакның яраткан геройлары белән очрашу балаларга зур шатлык бүләк итте.

Фотолар Үзәкләштерелгән китапханәнең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев