Сарман волейболчылары ТР Волейбол федерациясе кубогыннан ике медаль белән кайтты
Спорт

Сарман волейболчылары ТР Волейбол федерациясе кубогыннан ике медаль белән кайтты

2 октябрьдә Мамадышның «Юбилейный» спорт комплексында районнар арасында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе кубогының финалы узды.

Ярышлар дәвамында спортчылар югары техник әзерлек, ныклы характер һәм чын команда рухын күрсәтте.

Турнир нәтиҗәләре буенча Сарман районының ике җыелма командасы да җиңүчеләр пьедесталына күтәрелде:

  • Егетләр көмеш медальләр яулады (2нче урын);

Сарман волейболчылары

  • Кызлар бронза призер булды (3нче урын).

Сарман волейболчылары

Райондашларыбызның бу уңышы Сарманда волейбол спортының югары дәрәҗәдә үсештә булуын тагын бер тапкыр исбатлады. 


Нет комментариев