САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман ветераннары хисап тотты

Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең хисап җыелышы үтте. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов узган елда башкарылган эшләрне анализлады, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Икенче көн тәртибе буенча советның ревизион...

Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең хисап җыелышы үтте. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов узган елда башкарылган эшләрне анализлады, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Икенче көн тәртибе буенча советның ревизион комиссиясе члены Зөлфия Туктарова чыгышы тыңланды. Илексаз авылы ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова җирлектә ветераннар белән башкарылган эшләргә тукталды. Иске Кәшер авылы ветераннары җитәкчесе Зинаида Якупова, Шәрләрәмә советы рәисе Роза Шәйгарданова, Сарман авыл җирлеге советының президиум әгъзасы Даимә Вәлиева, Петровка Завод авылы ветераннары советы рәисе Флер Хуҗин үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

"Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина ахырдан очрашуларга килгән җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Район ветераннарының активлыгын билгеләп үтте, бу заездтагы ял вакытында үткәрелгән "Башваткыч" уены җиңүчесе Роза Шәйгардановага, спорт ярышлары алдынгысы Азия Хисаметдиновага үзәкнең Мактау кәгазьләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев