САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда “Балаларыбызның Ак Апасы” исемле күргәзмә үткәрелде

23 август көнне күренекле татар язучысы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тула.

Татар язучысы башка телләргә тәрҗемә ителгән яшүсмерләр өчен күп повестьлар язуы белән танылган. Ләбибә апа әсәрләре ярты гасырдан артык татар балаларының акыллы киңәшчесе, ярдәмчесе, юл күрсәтүчесе булды. Үзенең иҗат гомерен балаларга гына багышлаган язучылар күп түгел. Беренче карашка гади генә вакыйгада зур эчтәлек, тирән мәгънә күреп язды ул. Шул уңайдан Сарман үзәк балалар китапханәсендә «Балаларыбызның Ак Апасы» исемле күргәзмә төзелде, күргәзмәдә «Җир астында җиде төн» исемле повестенә күзәтү ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев